"Әти, әни һәм мин - татар гаиләсе" муниципаль конкурсы
Бәйгедә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы бала һәм аның әти-әнисе катнашты. Катнашучылар "Таныш булыйк", "Нәселем шәҗәрәсе-гаиләм горурлыгы" , "Җырлыйбыз да , биибез дә..." , "Гаиләм-табынлы түрем", "Гаилә ядкарьләре" , "Милли хәзинәләр" дигән этапларны узып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйге нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр: "Зыялы гаилә" - Гиниятовлар гаиләсе, "Иң күркәм гаилә" -Гыйльфановлар гаиләсе, «Милли традицияләрне саклаучы гаилә» - Төхфәтуллиннар гаиләсе, "Иң уңган гаилә" - Шакировлар гаиләсе, «Иң тапкыр гаилә»- Хәнәфиевлар гаиләсе, "Иң зирәк гаилә" -Гайнуллиннар гаиләсе, "Иҗади гаилә" - Ситдиковлар гаиләсе.
Хәлиловлар гаиләсе абсолют җиңүче дип табылды һәм Гран-прига лаек булды.
Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурсантларны Бөтендөнья татар конгессының Чистай бүлекчәсе җитәкчесе Нәбиуллин Г. Ә., Бөтенроссиия "Татар гаиләсе" иҗтимагый фонды җитәкчесе Гайфуллина М. Х., "Мәгариф" ассоцияциясе президенты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лотфуллин М. В., республикакүләм татар хатын-кызларның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Чистай бүлекчәсе җитәкчесе Гарифуллина З. И., мәгариф идарәсенең милли эшләр һәм төбәкара мөнәсәбәтләр буенча методисты Вәлиуллина Ф. М. тәбрикләде.